САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юмористик хикәяләр остасы - Илдус Фәйзуллин

Шома. Юмореска.

... Кисәк кенә вафат булды ул. Матуррак итеп әйткәндә, җан тәслим кылды. Югыйсә, чире-мазары да юк иде. Көтмәгәндә, тәпи суз инде, бер дә ярый торган гамәл түгел. Билгеле инде, гөнаһлары саваплы эшләренә караганда күбрәк булу сәбәпле, ул тәмугка озатылды. Ә анда — мәхшәр... Җеннәр, зур казан астына учак ягып, шунда гөнаһлы бәндәләрне пешерәләр. Үзләре быдыр-быдыр нидер сөйләшкән булалар. Хезмәт хаклары азрак бугай, шуңа зарланалар кебегрәк ишетелде.
Менә чират аңа да җитте.
— Егетләр, — «җеннәр» дип әйтергә курыкты ул, — бәлки, килешербез. Мин, мәсәлән, кочегар булып, фидакарь хезмәт куя алам. Стажым да бар. Ышанмасагыз, күк канцеляриясеннән «Личное дело» папкасын карый аласыз, — диде ул, акырып елап җибәрүдән көчкә тыелып. Җен-пәриләр бер читкәрәк китеп, үзара киңәшләшеп алганнан соң, янә казан янында аунап яткан мескен адәм янына килделәр. Башкалардан олы мөгезләре белән аерылып торган — өлкән җен, ахрысы, пәри телгә килде: 
— Ярар, өч ай сынау шарты белән кочегар итеп эшкә алабыз. Хезмәт хакыңның яртысын безгә биреп барырсың. Атуса, кире уйларга можем. 
Быгыр-быгыр кайнап утырган казан эченнән котылган бәндә сөенеченнән телсез калды, очкылык тота башлады. 
Эшкә урнашу мәсьәләсен тиз тоттылар. Күк канцеляриясенең кадрлар бүлегендә тәмуг директорының боерыгы нигезендә аны штатка алдылар. Бәхетле бәндә ике куллап, җиң сызганып эшкә кереште. Үзенә йөкләнгән вазифаны әйбәт итеп, җиренә җиткереп башкарды ул. Казан асты өчен утынны күп итеп әзерләде. Хәтта якшәмбе көнне дә эшкә чыкты, шайтаннарны ял иттерде. Ниһаять, хезмәт хакы алыр көн дә җитте. Алдан сөйләшкәнчә, ул акчасының яртысын бригадир җенгә бирде. Әмма... нәтиҗәле хезмәте өчен алган премия акчасын йомып калды. Чуртым да булмас, белмәсләр әле, дип уйлады ул. Өлкән җеннең тәмугның һәр почмагында шпионнары, агентлары бар икәнлеген башына да китермәде шул. Җен-пәриләр җыелышып килделәр дә, аны аякларыннан тотып, баштүбән селкеделәр. Аннан соң, коелган акчаларны җыеп алдылар. Бригадир җен төрелгән кәгазьне сүтеп, хөкем карарын укыгач, аны, бүрәнә ташыган кебек, баш-башыннан тоттылар да, кайнап торган казан эченә болгап аттылар. Шабыр тиргә баткан Ибрай, йөрәк ачысы белән ачыргаланып кычкырып, уянып китте. Иренең акыруыннан куркып, карават астына кереп качкан Шәмсенурга да игътибар итмәстән, ул бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады. Бичара хатын нәрсә уйларга да белмәде, качкан җиреннән чыгарга ашыкмады. Дулкынлануы йөзенә чыккан Ибрай — что син, тәмугтан котылды бит! — азрак тынычлана төшкәч, карават янына килеп басты.
— Шәмсенур, чык аннан! Ирең — шома кеше ул. Даже тәмугта да эш таптым, җеннәрне төп башына утырттым! Ибрай бакыйлыкта да югалмый, — диде ул, авызын ерып. — Әле миңа сине пешерергә туры килмәгәе!? Минем анда кочегар штатым бар. Сиңа тимәм, зам итеп алырмын. Так что иреңнең кадерен бел!.. 
Илдус Фәйзуллин, Сарман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев