Юмористик хикәяләр остасы Илдус Фәйзуллинның язмасын сезгә дә тәкъдим итәбез
Шпион.
Ниһаять, әкренләп караңгы төшә башлады. Ул, тәвәкәлләп, гел карадан гына киенде дә,
капюшонын күзенә чаклы төшереп, ишегалдына чыкты. Аннан соң, капка биген күтәреп ачты да, урамга күз салды. Анда
хәрәкәт күзәтелмәде, кеше-мазар күренмәде.
Аннан соң, сагаеп кына урамга чыгып, койма кырлап кына югары очка атлады. “Бу җаваплы операцияне уңышлы гына башкарып чыгарга иде. Әгәр үти алмасам, мине атачаклар”, - дип уйлады ул.
Кинәт кенә каршыга, фараларын яктыртып, машина килгәне күренде. Теге адәм, коймага сыенып, сузылып ятты. Машина узып киткәч, күрмәделәр, дип сөенеп, иелә-бөгелә, янә юлын дәвам итте. Чү, каршыга кешеләр килә түгелме? Алардан качып, ул тыкрыкка кереп шылды. Кешеләр үзара сөйләшәсөйләшә үтеп китүгә, “агент” тагын кузгалды. Әнә шулай, кача-поса, күзгә күренмәскә тырышып, ул кибеткә килеп җитте. Хатыны кара чүпрәктән тегеп биргән, күз тирәләре генә тишелгән кечкенә капчыкны башына киеп, эчкә атлады. Ул килеп керүгә, шомлы маска кигән бандитны күргән сатучы хатын һушын җуя язды.
- Берүк, миңа тия күрмәгез инде! Өч балам бар! Зинһар өчен, үтенеп сорыйм! Менә барысын да алыгыз! - дип, керем акчаларын учлап, җинаятьчегә сузды. Көтелмәгән хәлдән адәми зат беразга югалып калды.
- Юк, юк... Сез нәрсә?! Мин – бөтенләй бандит түгел! Миңа продукция генә кирәк! Ит, сөт, ипи, май, колбаса һәм башка төрле ризыклар алырга дип килдем, - дип, изүеннән капчык сөйрәп чыгарды. – Берүк, саташып, полиция чакырта күрмәгез, акчасын да түлим, - дип тә өстәгәч, сатучының йөзенә елмаю җәелде. Ул тиз генә ашамлыкларны туплап, тегенең капчыгына тутырды. Тиешле акчасын алгач:
- Тагын килегез, капчык белән! Рәхмәт! - дип озатып калды.
Сыртына арыш капчыгы салган шикле бәндә, аулаграк сукмакларны сайлый-сайлый, түбән очка төшеп китте. Дөрес, тагын берничә тапкыр тыкрыкларга кереп качарга һәм сузылып ятарга да туры килде. Урамда кешеләр күп йөриләр икән. Ничек курыкмыйлар, диген. Ниһаять, бәндә кайтып җитеп, капкасын эчтән ныклап бикләгәч, өенә керде дә җиңел сулап куйды.
- Шәмсенур! Кайтып җиттем мин! Заданиене үтәдем! Берсе белән дә исәнләшмәдем, берсенә дә якын килмәдем, - дип, Ибрай башындагы маскасын салды. – Бер атнага җитәрлек продукция алып кайттым. Коронавирус – уен эш түгел. Аллаһы, сакланганны саклармын, дигән. Кибеткә яктыда чыгар идең, күпме кеше белән исәнләшәсе була. Башны башка терәп диярлек, юк-бар турында сөйләшеп торырга кирәк. Хатын-кызга җайлы, ичмасам. Алар кул биреп исәнләшмиләр. Әмма әңгәмәләре безнекенә караганда шактый озаккарак сузыла. Менә, ал әле продукцияләрне, - дип, Ибрай хатыны янына килә башлаган иде, Шәмсенур кинәт кычкырып җибәрде:
- Назад! Дистанция – полтора метра! Капчыгыңны куй да артка чиген! Иначе штраф салам! Әле карасаң, кыяр-кодың да юктыр! Калган сдачаңны өстәлгә куй да, кул-битләреңне “Гөлҗиһан” сабыны белән бер минутлап юарсың, яме! Аннан соң бер баш сарымсак ашарсың.
Ибрай, шаяртырга теләп: - Ә сине ничек үбәрмен соң? Исе килә бит! – дигән иде, хатыны авызын тиз томалады:
- Әнә, Мурзикны үбәрсең! Самоизоляция – дело святое!
Менә шулай, “шпион” белән Шәмсенур, вирустан сакланып, матур гына яшәп яталар. Әле алай да таманга туры килә. Ничә көннәр инде Зәйтүнә карчык бикле капка тирәсендә бөтерелә. Таягы белән шакышокы китереп, койманы да төеп карый, әмма файдасы юк. Ибрай, аптырагач, капка тактасына “Карантин” дип язып куйды. Зәйтүнә әбигә җитә калды – “Шәмсенурның сыерында ящур тапканнар, карантин керткәннәр. Берүк сөтен ала күрмәгез! - дип, бөтен авылга таратты. Шундый гайбәтне ишеткәч, ир белән хатынның кәефләре китте. Шпион Ибрай түзмәде, төн уртасында чыкты да, Зәйтүнә әбинең капкасына акбур белән кәҗә башы ясап, “Сибирская язва” дип язып куйды... Илдус Фәйзуллин. Сарман авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев