Иске Минзәләбашта яшәүче Әмирнең шигырь язу сәләте бар
Күптән түгел Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш мәктәбендә «Безнең гаилә» дип исемләнгән шигырь һәм иншалар бәйгесе узды.
Барлык укучылар да анда бик теләп катнаштылар. Әлбәттә, һәр балага үз гаиләсе, әти-әнисе, туганнарыннан да якынрак кеше юк бит! Конкурска тапшырылган эшләр арасында сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен булганы – 6 б сыйныфы укучысы Әмир Мөҗиповның эше аерылып, игътибарны үзенә җәлеп итеп тора иде. Аның әнисе Фәридә ханымның яраткан шөгыльләренең берсе – тәмле камыр ризыклары, икмәк пешерү һәм шигырьләр язу. Әмир бәйгегә якыннары белән бергә үзе дә шигырь язган.
Минем гаиләм
Безнең гаиләбез зур:
Үсә анда өч бала.
Әти, әни, апа, абый,
Мин үзем – төпчек малай.
Әби белән бабай безнең
Электән авылда тора.
Каникуллар саен безне
Кунакка көтеп тора.
Таныштырыйм гаиләм белән:
Әти – Илнур исемле.
Исеме җисеменә тиң,
Нурлы йөзле, сөйкемле.
Әниебез, күз нурыбыз,
Фәридә атлы безнең.
Андый чибәр әнине
Күргән дә юктыр сезнең?!
Әтиебез бик уңган,
Эшкә бара көн саен.
Яңгырлы, салкын көндә дә
Таба эшенең җаен.
Ял көннәре җитүен
Мин бигрәк көтеп алам,
Чөнки әтием буш булса,
Балыкка алып бара!
Балыкка ау да куябыз,
Кармагын да салабыз.
Кайбер чакта, өйгә кайтмый,
Кунарга да калабыз.
Кызыл канат та тотабыз,
Тагын – бәртәс, чуртанны.
Берәр көн ныклап сөйләрмен
Нинди зурын тотканны!
Эмиль абыем минем тырыш,
Бөтен эшкә өлгерә.
Әтиемә дә булыша,
Бабайларга да йөгерә.
Әдилә апам гөлләр ярата,
Бигрәк тә – яраннарны.
Төрле төслесен үстерә –
Ак, алсу, кызылларны.
Тәрәзә төбендә үсә
Исле гөлләр, кыналар.
Азалияләр кыш буе
Чәчәктә утыралар.
Безгә килсәгез, гөлләрне
Сез дә күрерсез әле!
Ничек матур үскән, диеп,
Сөйләп йөрерсез әле!
Әнием тортлар пешерә,
Җәлилдә – аш-су остасы.
Бистәдәге осталарның
Иң остасы, кыскасы!
Әнием пешергән бавырсак,
Кош теле, чәк-чәкләргә
Матур итеп кисеп ясый
Как белән бизәкләрне.
Иң олы сыйның табында
Ни икәнен беләсезме?
Ишектән керә-керешкә,
Хуш исне сизәсезме?
Әнием икмәк пешерә,
Колмактан чүпрә ясап.
Һәркөн без торганга кадәр
Иртән-иртүк камыр басып.
Икмәккәйнең хуш исләре
Бөтен өйгә тарала!
Өйгә генә сыеп бетми,
Чыга хәтта урамга!..
Мичтән чыккан икмәкләрне
Әни сөлгегә тезә.
Кетердәтеп кискән чакта
Авыздан сулар килә!
Үзем мин – Әмир исемле,
Һәр көн мәктәпкә барам.
Алтынчы сыйныфта быел,
Бишлеләр генә алам.
Бигрәк мактана, дисезме?
Мактанганым юк алай.
Мактанырга гел яратмыйм,
Мин – үзем тыйнак малай!
Мәктәпне бетереп чыккач,
Кем буласың, дисезме?
Билгеле, икмәк пешерүче!!!
Шуны да белмисезме?!
Шәҗәрәбездә саклана
Буыннарның хәтере.
Әбиләр әнигә тапшырган
Аш-су әзерләү серен.
Зур үскәч тә, ташламабыз
Әти-әни һөнәрен.
Үзләштерергә сүз бирәм,
Һөнәрләрнең серләрен!
Әби-бабалар эшен
Дәвам итәрбез без дә,
Мөҗиповлар нәселенә
Тап төшермәбез бер дә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев