САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Кәшер мәктәбе кунаклар кабул итте

Бүген Иске Кәшер урта мәктәбендә укучыларның һәм укытучыларның “Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр” Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Чорлар аша киләчәккә юллар...” дип исемләнгән әдәби чара узды.

 Ул мөхтәрәм шәхесләр Дамир Гарифуллин белән Хатыйп Миңнеголовларның 85 яшьлек гомер бәйрәмнәренә багышланды. Юбилярларның үзләре белән очрашу һәркемгә истәлекле булды. Кунакларны мәктәп директоры Римма Әхмәтбаева, район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова сәламләделәр, җиңүчеләрне бүләкләделәр, юбилярларга изге теләкләрен җиткерделәр. Чарага чакырылган “Сарман таңнары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, Хатыйп абыйның укучылары, туганнары да иң җылы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Гомумән, районда конференциянең өч секциясе эшләде. Берсе Иске Кәшердә узса, тагын Саклаубаш, Сарман урта мәктәпләрендә дә укучылар һәм укытучылар эше тыңланды. Конференциядә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия Республикаларыннан барлыгы 87 педагог һәм 217 укучы катнаштылар. Шулардан 23 мөгаллим һәм 132 укучы онлайн режимда чыгыш ясады.

Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев