САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Имән балалары тыл ветераны белән очраштылар

Иске Имән балалар бакчасы балалары тыл ветераны,авылыбыз сандугачы Гайнемова Фатыйма әбидә кунакта булдылар.

Иске Имән балалар бакчасыда да Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап төрле күргәзмәләр,чаралар булып тора.Шул максаттан балалар белән Бөек Ватан сугышының  тыл ветераны,  авылыбызның сандугачы Гайнемова Фатыйма Хәлиулла кызында кунакта булдык. Фатыйма әби безне үзенең “җан дусты” –гармуны белән каршы алды. Олы яшьтә булуына карамастан бик матур уйнап җырлый. Балалар ветеранга үзләренең әзерләп килгән шигырьләрен  сөйләделәр, җырларын җырлап күрсәттеләр. Үз куллары белән ясаган бүләкне бирделәр. Фатыйма әби балаларга сугыш  хатирәләрен мавыктыргыч,кызыклы итеп сөйләп бирде, үзенең орден -медальләрен күрсәтте.

    Тыл ветераны белән очрашу җылы тәэсирләр калдырды.

      Бервакытта да җирдә сугышлар, кан коюлар булмасын иде. Без  гел шулай бәхетле елмаеп, тынычлыкта , үзара дус-тату булып яшәсәк иде. Дөньялар имин, тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев