САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исерек ир-ат машина йөртү таныклыгын ашаган +ВИДЕО

Череповец шәһәрендә исерек ир-атны полиция хезмәткәрләре туктаткан.

Аны патруль машинасына утыртканнар. Шуннан соң бу ир-ат үзенең машина йөртү таныклыгын ашый башлаган. Ашап бетерә алмагач, таныклыкны эчке киеме астына яшереп куйган. Бу урыннан кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

Бу хәл булырга берникадәр вакыт алдарак ЮХИДИ хезмәткәрләре бер ир-ат белән хатын-кызга игътибар итә. Алар алпан-тилпән килеп урам буйлап бара. Шуннан соң алар җиңел машинага утырып китә.

Полиция хезмәткәрләре бу машинаны урам чатында туктата. Алар машина йөртүчедән таныклыгын һәм машина документларын күрсәтүне сорый. Ир-атка патруль машинасына күчеп утырырга кушалар.

Исерек ир-ат барысын да үти, полиция машинасының пассажир утыргычына кереп утыра. Шунда ул машина йөртү таныклыгын авызына тутыра һәм чәйни башлый. "Йотарга онытма", - дип әйтеп куя ЮХИДИ хезмәткәре. Ул шаһитлар чакыра һәм тоткарланган машина йөртүченең гамәлләрен документка теркәп куя. 



 

Калын пластик белән капланган таныклыгын чәйнәп булмагач, ир-ат документны трусигы эченә тыгып куя. Шуннан соң аны медицина оешмасына илтәләр. Ләкин ул исереклеккә тикшерү узудан да баш тарта.

Җиңел машинаны исә штрафлы тукталышка илтәләр, машина йөртүчегә карата административ протокол төзиләр. Хәзер бу ир-атны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

Фото: pixabay.com

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/iserek-ir-at-mashina-y-rt-tanyklygyn-ashagan-video/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев