Җирлекләрдә халык җыеннары старт алды
Бүген авылларда халык җыеннары үтә башлады.
Иң беренче булып алар Иске Имән, Саклаубаш, Александровка, Рангазар авыл җирлекләрендә уза. Халык белән очрашуларда район җитәкчелеге, оешма җитәкчеләре hәм вәкилләре катнашалар.
Иске Имән авыл җирлегенең исәп-хисап җыелышы Сарысаз Тәкермән авылы мәдәният йортында узды. Аның эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев катнашты. Ул җыенда катнашучыларны районда узган ел башкарылган эшләр, социаль-икътисади торыш белән таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова җирлектәге эшләр буенча отчет тотты. Агрофирма эшчәнлеге турында бүлекчә җитәкчесе Хәлил Шәйхеразыев чыгыш ясады. Авыллардагы криминоген торыш белән — участок инспекторы, янгынга каршы профилактик эшләр турынды янгын күзәтчелеге районара бүлеге җитәкчесе Радик Госманов таныштырды. Соңыннан җирлек тормышында активлар, юбилярлар бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев