Иосиф Кобзон вафат

СССРның халык артисты, Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Иосиф Кобзон вафат. Аңа сентябрьдә 81 яшь тулыр иде

Иосиф Кобзонның вафаты турында хатынының ярдәмчесе хәбәр иткән. "Интерфакс" язуынча, җырчы яман шеш авыруыннан интеккән. Соңгы айларда аның хәле начарайган. 

 

Иосиф Кобзон 1937 елның 11 сентябрендә Украинаның Донецки өлкәсендә туа. Кечкенәдән җырлый башлый. Тугыз яшендә Кремльдә Иосиф Сталин каршында "Летят перелетные птицы" җырын башкара.

"Семнадцать мгновений весны" фильмындагы җырыннан соң Советлар союзында аны белмәгән кеше калмый. 

Кобзон шулай ук Россия Думасының II—VII чакырылыш депутаты да булды. 2011 елдан Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе урынбасары иде.

 

Материал

http://saby-rt.ru/news/novosti/iosif-kobzon-vafat

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша