САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Инсаф” фильмын төшерүчеләр сарманлылар белән очраштылар

Билгеле булганча, экраннарга Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй” спетакле буенча төшерелгән “Инсаф” дигән тулы метражлы нәфис фильм чыкты.

Бүген, 15 ноябрь көнне, аны төшерүчеләр һәм баш рольне башкаручы Инсаф Һидиятуллин Сарманга килделәр, район үзәгендәге “Сарман” кинотеатрында укучылар, театр, кино сәнгатен сөючеләр белән очраштылар. Очрашу вакытында фильмны куючы оператор Михаил Соколов, продюсер Наталья Топал, баш рольне башкаручы Инсаф Һидиятуллин фильмны төшерү барышы, тарихы белән таныштырдылар, очрашуда катнашучыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирделәр. Шушында ук фильм үзе дә күрсәтелде.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев