САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җимеш агачлары яхшы кышласын өчен...

Әйдәүче агроном Фирдәвес Асылбаева бик шәп киңәшләр бирә.

Бакчадагы җимеш агачларына кышын төрле кимерүчеләр дә зыян сала. Бу алдагы ел уңышына йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Басуларда азык кимү белән кимерүчеләр кеше ихаталарына, бакчаларга якынлаша. Тычканнар һәм куяннар агачларның кайрысын һәм ботакларын кимерә, тамырын ашый.Көздән үк бакчадан үлән өемнәрен, коелган яфракларны җыеп алырга кирәк, — ди Русия авыл хуҗалығы үзәгенең Башкортстан буенча филиалының әйдәүче агрономы Фирдәвес Асылбаева. — Куак һәм агас күәсәсен махсус материал менән урап куегыз. Әгәр бу гади тукыма икән, аңа дегет тамызганда, исе корткычларны куркытыр. Тукымадан тыш, агас кәүсәсен кура җиләге, ылыслылар, камыш һәм башка ботаклар белән дә уратып бәйләргә була. Бу ысулны кулланган очракта, агачның төбен җир, кар белән күмеп куегыз, ә өстән ныклап бәйләгез.
Агачларны төрле химик составлы кушылмалар белән сылау ысулын кулланып та сакларга була. Мәсәлән, балчык һәм сыер тизәген тигез өлештә алып, куе каймаҡ кебек измә эшләргә, аңа бер калак карбол кислотасы кушып, кәүсәне сыларга. Шундый ук сыекчага 100 грамм креолин һәм 90 грамм карбофосфор кушып сыларга да мөмкин.
Бүген кибетләрдә кимерүчеләргә каршы көрәшнең төрле ысулларын тәкъдим итәләр. Алар бакчачыга әйбәт ярдәмче.
— Тагын бер гади генә ысул бар: агач кәүсәләрен известь һәм дегет, яисә башка исле әйбер белән кушып буярга кирәк. Кызганычка каршы, барлык кушылмаларның да кыш уртасында исе очып бетәчәк. Шулай да бу киңәшләрне кулланганда, җимеш агачлары һәм куаклардан уңышны югалтусыз алачаксыз, - ди Фирдәвес Асылбаева.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев