САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илексаз һәм Яңа Әхмәт балалары «Игътибар-балалар!» профилактик чарасына кушылдылар

Районда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы дәвам итә. Балалар бакчалары да актив рәвештә чарага кушылалар.

21 майда Илексазда, 22 майда Яңа Әхмәт балалар бакчаларында бу темага кагылышлы «Күңелле уеннар» булып узды. Бакчада булган барлык балаларны җәлеп итеп оештырылган уеннарда балалар үзләрен сынап карадылар. Алар «Сорауга җавап бир», «Юл билгесен тап», «Светофорны җый», «Ребус чишү», «Пазл җыю» кебек ярышларда көч сынаштылар. Алар белән уздырган әңгәмә барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, юл иминлегенә кагылышлы тормышта булган һәм күргән вакыйгалар белән уртаклаштылар.

«Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман районы буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев