САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Илексаз егетләре махсус операциядә катнашалар

Украинада махсус хәрби операция башлану сәбәпле, илебез алдына катлаулы бурыч куелды. Һәр төбәктән диярлек ир-егетләр Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә юлланды. Илексаз авылы егетләре дә читтә калмады: һич икеләнмичә үзләренең хәрби бурычын үтәргә, Туган илебезне сакларга киттеләр.

     “Алар – безнең горурлыгыбыз” – менә шундый исем астында Илексаз мәктәбендә стенд ясадылар. Мәктәпне тәмамлап, бүгенге көндә хәрби бурычларын үтәүче батыр егетләребезне күрсәткән стенд укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль уйный.

     Мәктәпнең, алай гына да түгел, Илексаз авылының горурлыгы булган егетләр арасында контракт белән дә, мобилизация белән дә китүчеләр бар. Фәрхетдинов Илназ Илнур улы, Мөхибуллин Илнур Илгизәр улы, Хасанов Динар Хәниф улы, Карамов Әхтәм Әхнәф улы – барысы да үзләренең хәрби бурычларын намус белән үти һәм авылдашларына, яшь буынга үрнәк булып калалар.

    Хәрби хезмәткә әзерлек зур түземлек һәм чыныгу таләп итә. Егетләребез беркайда да сынатмыйлар: мәктәбебездә яхшы билгеләренә генә укып, спортны сөеп, хезмәт белән чыныгып үстеләр алар. Бүгенге көндә Илназ Илнур улы сугыш хәрәкәтләрендә күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен Жуков медале белән бүләкләнде. Илнур Илгизәр улы сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен “Сугышчан батырлыклары өчен” медале белән бүләкләнде.

     Барыбызга да таныш, ипле, сабыр, тәртипле, ярдәмчел, туган җанлы,  әти- әнисе, туганнары өчен җан атып торган, авылыбыз горурлыгы булган егетләрнең исән-имин туган нигезләренә аяк баскан бәхетле мизгелләрен күрергә насыйп булсын . Сугышлар бетеп, илләребез тынычланып, егетләребез ялга гына түгел, ә бөтенләйгә исән-сау килеш өйләренә әйләнеп кайтсыннар иде. Кайда гына булсалар да, фәрештәләр канатларын киң җәеп, аларны хәвеф-хәтәрләрдән саклап йөртсен. Иман, тәүфыйкь, бәхет беркайчан ташламасын! Аллаһның рәхмәте белән туган өйләренә башка китмәскә диеп исән-имин әйләнеп кайтырга язсын һәм алар өчен бары тик сөенеч күз яшьләре генә тамсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев