Ил чигенә иң җитезләрне алалар
Аның альбомында хәрби хезмәткә чакырып килгән повестка бүген дә саклана.
Рантамак авылында яшәүче Фаиз Хаҗиев чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
Армиягә китәргә повестканы 1985 елның 31 октябрендә алдым. Икенче көнне Сарман аэропортыннан самолет белән Казанга очтык. Татарстан хәрби комиссариатында, «сатып алучы»ларны көтеп, 4-5 көн яшәдек. Сарман районыннан 34 егет идек. Чик буе гаскәрләренә эләккәнемне белгәч, чиксез горурлык хисләре кичердем, чөнки бу гаскәрләр ул елларда ук иң абруйлылардан санала иде, – дип искә ала ул.
Ерак Көнчыгыштагы Шимановск шәһәренә күчеп утырулар белән бергә алты сәгать очалар. Дүрт ай өйрәнүләр үткәннән соң, Фаизны Кузнецово дигән заставага билгелиләр. Амур елгасының бу ягында – совет солдатлары, ә икенче ягында – кытайлылар. Елга уртасыннан берөзлексез чик буен саклаучы катерлар йөреп тора. Чик буе полосасында – чәнечкеле тимерчыбык. Заставада, нигездә, – Татарстан, Ульяновск, Свердловск өлкәләре егетләре. 50 квадрат километр зурлыгындагы чик буе участогын дошманнардан сакларга тиеш булалар алар. Заставага сакка баскач, һәр ноктаны барлык тиешле кирәк-ярак, корал күтәргән килеш дүрт сәгать эчендә җентекләп тикшереп чыгалар. Өстә дә – калын кием, чөнки кыш көне бу якларда 60 градуслы салкыннар хакимлек итә. Көн саен тулы сугышчан снаряжние белән 25 километр йөгерүләргә дә бирешмиләр алар. Кечкенәдән үк чыныгып үскән авыл егетенә хезмәт авыр бирелми.
Кешеләр җитми башлагач, чик буена үзбәк, казах егетләрен дә ала башлыйлар. Салкынга күнекмәгән солдатларны дежурлыкка ике генә сәгатькә куя торган булалар.
Чикне саклау чик сакчыларыннан әйбәт физик әзерлек тә, сабырлык, игътибарлылык та таләп итә. Чөнки чик бозучылар арасында тыелган араны аю табаны яки башкаларны киеп чыгучыларның булгалавын да әйтеп торалар.
Мин хезмәт иткәндә явызларча чик бозучылар булмады. Чөнки ил чиген вышкадан да күзәтеп торалар, дозор, чик сакчылары өйрәтелгән овчаркалар белән чик буйлап йөреп тә торалар. Билгеле, адашып килеп чыккан браконьерлар, балыкчылар, наркоманнар, ерткыч хайваннар булгалый иде, – ди Фаиз.
Ә бу елларда ерак Әфганстанда сугыш бара. Фаиз да шунда китәргә гариза яза. Тик аны заставадан җибәрмиләр. Чөнки иң кирәкле һөнәрләргә ия солдат була ул – аккумуляторчы, элемтәче, хуҗалык эшләре мөдире һәм снайпер.
Ут бетсә, аккумуляторны куша идем. Бу очракта бер тәүлек эчендә генератор алып килергә тиешләр. Чөнки электр энергиясе һәрвакыт кирәк, фонарьләрне кору өчен дә нәкъ менә электр кулланыла. Заставада сыер, дуңгыз кебек терлекләр бар иде. Сыер саву, ипи пешерү кебек хезмәтләрне дә башкарырга туры килде. Кайнатма кайната, гөмбә тозлый идек. Заставада өйрәтелгән 7-8 кыйммәтле овчарка бар иде. Аларга сөяк бирергә ярамый, коймак пешерәбез. Шунда ук – үзебезнең мунча да. Командирыбыз безне себеркегә кызыл борыч сибеп, ныклап чабынырга, соңыннан, чыгып, кар белән ышкынырга өйрәтте. Чөнки һава шартлары кырыс, авырырга ярамый, «Мин сезгә 200 километрдан ашыгыч ярдәм чакыра алмыйм», – дия иде ул. Чыннан да, армиядә хезмәт иткәндә авырган булмады. «Дедовщина» юк иде, чөнки заставада ул мөмкин дә түгел. Бәйрәмнәрдә шәһәр мәктәпләре укучылары концертлар куя иделәр, – дип сөйли Фаиз.
Армия традицияләре аның тормышында бүгенге көндә дә саклана. Ул дүрт оныгын да ныклап чабынырга, кар белән ышкынырга, салкын су белән коенырга өйрәткән. Оныкларның дүртесе дә спорт белән шөгыльләнәләр, футбол буенча бөтен тирә-як ярышларда чемпион исемен яулыйлар.
Фаиз яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә дә зур өлеш кертә. Бөек Җиңү бәйрәмнәрендә оныклары – алты яшьлек Реваль, ун яшьлек Ислам һәм Әмир белән хәрби парадның алгы сафларында атлый, оныклары күңеленә ватанпәрвәрлек, туган илгә карата мәхәббәт орлыклары сала. Район күләмендәге патриотик чараларда актив катнаша, мәктәпләргә очрашуларга йөри. Чик буе гаскәрләре ветераннары өчен оештырылган форумнарга бара. Бүгенге көндә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршыларга әзерләнәләр. Инде оныкларына өр-яңа солдат киемнәре дә алып куйган, малайлар 9 Майны түземсезлек белән көтәләр. Чик сакчылары махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләүдән дә читтә калмыйлар. Алар өчен армиядәге хезмәт елларында барлыкка килгән ныклы, эчкерсез дуслык та бик кадерле.
Кайда гына яшәсәк тә, бер-беребезне күреп белмәсәк тә, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр белән аралашып торабыз. Әйтик, Чувашстанда машинам ватылып, ярдәм кирәк була икән, анда яшәүче чик буе гаскәрләре ветераннарына шалтыратам, Һичшиксез, ярдәмгә ашыгалар, – ди ул.
Фаиз шигырьләр дә яза, аларга үзенең тормышка, туган якка карата булган иң җылы хисләрен сала. Ә аның армия альбомында хәрби хезмәткә чакырып килгән повесткасы бүген дә саклана. Амур елгасы, аның уртасындагы кыялар, сопкаларда язын кып-кызыл чәчәккә күмелә торган сазанаклар да (багульниклар) – бүгенгедәй күз алдында.
Ир-егетләргә армия хезмәтен үтү бик кирәк. Мөстәкыйльлеккә өйрәнәсең, тормышны танып белә башлыйсың, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев