САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ил башлыгы бердәм экологик мониторинг системасын булдырырга кушты

2021 елга товар җитештерүчеләр, аларны һәм товар савытларын чыгаручылар аларны утильләштерү чыгымнарын капларга тиешләр.

Россиядә экологик мониторинг системасын булдырырга кирәк. Бу хакта Россия Президенты Федераль Җыенга Еллык Юлламасында әйтте.
- Безгә һава сыйфаты мониторингын эшләргә һәм гамәлгә кертергә кирәк булачак. Киләчәктә мондый контрольне бөтен илгә таратырга, өстәвенә суга, туфракка да кертергә, ягъни экологик мониторингның тулы системасын формалаштырырга кирәк, - диде ул.
Ул шулай ук полигонга керә торган көнкүреш калдыкларының күләмен киметергә, аларны аерым җыярга кирәклеген дә билгеләп үтте.
- Йомык цикл экономикасына күчәргә һәм инде 2021 елдан ук җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы механизмын куллана башларга. Товар һәм товар савытлары җитештерүчеләр һәм аларны чыгаручылар аларны утильләштерү чыгымнарын да капларга тиешләр, гади генә әйткәндә, пычратучы – түли, - диде ул бу уңайдан.
Моннан алда “Татаринформ” агентлыгы 2020 елда Казанның 351 ишек алдында чүпне аерым җыю өчен яңа контейнер мәйданчыклары барлыкка киләчәген хәбәр иткән иде.
Юллама тантанасында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев