САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Икътисад министрлыгының баланс комиссиясе районга килде

Бүген районда республиканың Икътисад министрлыгы район җитәкчелеге һәм эшмәкәрләр катнашында баланс комиссиясе утырышы уздырды.

Анда районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең торышы, бу юнәлештәге уңышлар һәм проблемалар турында сөйләштеләр.
Утырышның пленар өлеше Сарман гимназиясе базасында узды. Биредә иң элек утырышта катнашучыларны, министрлык вәкилләрен муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин кыскача гына районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды, эшмәкәрлек юнәлешендәге саннарга тукталды. Министрлык вәкилләре, “Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды”, Эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты, “Биржа мәйданчыгы”, “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге”, РФ Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм башка оешмаларның җаваплы хезмәткәрләре эшмәкәрләр белән мастер класслар уздырдылар, кече предприятиеләрдә, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләрдә булып,аларның эшчәнлеге белән таныштылар.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев