САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ямаш Игәнәйнең китабы тәкъдир ителде

Бүген — 21 февраль көнне Ләке авылы мәдәният йортында шагыйрь, журналист, публицист Ямаш Игәнәйнең (Ананий Малов) «Изгелеккә әйдәр уем» дигән китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде.

Аны Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк әзерләгән иде. Ул Халыкара туган тел көненә һәм агартучы, шагыйрь Яков Емельяновның тууына 175 ел тулуга багышланган.

Кичәдә Ямаш Игәнәй белән иңгә-иң торып эшләгән, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, мәдәни үзәк вәкилләре, язучы, шагыйрь Факил Сафин, шагыйрь, журналист Мансур Сафин, Ямаш Игәнәйнең улы Артур Малов, китапның төзүчесе Фирая Моратова, «Игәнә» һәм «Айбагыр» фольклор ансамбльләре, укучылар, «Сарман таңнары» һәм «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәләре әгъзалары, китапханәчеләр һәм башкалар катнаштылар.

Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде.

Очрашуда Ямаш Игәнәйнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның хакындагы истәлекләр яңартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев