Якташыбыз Абхазиядә мөселман зиратын җыештыруда катнашкан
Якташыбыз – Сочи шәһәренең татар-башкорт җәмгыяте аксакаллар советы рәисе, Адлер районы буенча запастагы офицерлар Союзы рәисе Рәшит Заһиров шушы көннәрдә Абхазиядә булып кайтты.
– Анда Абхазия республикасының Сухум районында урнашкан Түбән Эшера авылындагы мөселман зиратын җыештыруда катнаштык. Әйтүләренчә, 90 нчы елларга кадәр биредә шактый татарлар яшәгән. 90нчы еллардан соңа алар биредән күпләп күчеп киткәннәр, ләкин зират калган. Биредә яшәгән татарлар, нигездә, фән, мәдәният, мәгариф кешеләре булганнар. Кабер ташларына караганда, күбесе Кырым татары булган. Зират бик начар хәлдә иде. Атнадан артык эшләдек, чүпләрне чыгардык, карт, черегән агачларны кистек. Җыештырганнан соң, ул ачылып, чистарып, төзекләнеп калды, Безгә мөселман негр егетләре ярдәм иттеләр. Без эшләгәндә зиратка килгән җирле кешеләр рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев