САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң өлкән диктант язучы – Харисова Рәмзия Идият кызы булды

«Бөтен дөнья татарча яза!” акциясе

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Тел – белем һәм тәҗрибә туплау, халыкның төрле казанышларын яңа буынга тапшыру чарасы да.
Татар теле - безнең туган телебез. Бу телдә Татарстанда һәм башка җирләрдә яшәүче 7 миллионга якын халык сөйләшә. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Без үз телебездә белем алырга һәм аннан тормышның барлык өлкәләрендә иркен кулланырга хокуклыбыз.
Татар телен һәм аны пропагандалау максатында, 2014 елдан бирле “Татарча яз” акциясе үткәрелеп килә. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды.
Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе дә бу акциягә бик теләп кушылды. Татарча диктантны 5-9 сыйныфлардан 15 укучы һәм 18 теләүче язды. Диктант тексты Р.Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән иде. Иң өлкән диктант язучы 30 елдан да күбрәк эш стажы булган элекке татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Харисова Рәмзия Идият кызы булды.Аңа декабрьда 75 яшь тула.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев