САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гүзәл бабасының җырлар дәфтәрен саклаган

-

Сарман урта мәктәбендә белем алучы Илексаз авылы кызы Гүзәл Нәбиуллина җырларга, фортепианода уйнарга ярата. Сәнгатькә мәхәббәте нәселдән килә аның. Бабасы Марс авылның оста гармунчысы булган. Гүзәл аның 1968 елда башлаган җырлар дәфтәрен бүгенге көндә дә кадерләп саклый, андагы җырларны үзе дә өйрәнә. Кызның әтисе Марсель дә музыка коралын үз итә, буш вакытларында кулына гармун ала.
Гүзәл нәсел шөгыле, гаиләләренең матур гореф-гадәтләре хакындагы язмасы белән Иске Кәшердә узган фәнни-гамәли конференциядә "Журналистика» номинациясендә 1 урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев