САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Физкультурачы көне җиңүчеләре бүләкләнде

Бүген район үзәгендәге Ял паркында Физкультурачылар көне билгеләп үтелде.

Шушы ук көнне иртәдән үк ятып штанга күтәрү, чаңгы роллеры һәм мини-футбол буенча спорт ярышлары уздырылды. Әлбәттә, бәйрәм тантанасында әлеге ярышларның җиңүчеләре дә хөрмәтләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин аларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр белән бергә яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең иң алдынгы хезмәткәрләре дә бүләкләнделәр.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев