Федерация Советы өченче һәм аннан соң туган балалар өчен 50шәр мең сум түләргә тәкъдим итә

Федерация Советының Парламент эшчәнлеген оештыру һәм регламент комитеты рәисе Андрей Кутепов шундый инициатива белән чыкты.

Федерация Советында күпбалалы гаиләләргә өченче һәм аннан соң туган сабыйлары өчен 50шәр мең сум акча түләргә тәкъдим иттеләр. Федерация Советының Парламент эшчәнлеген оештыру һәм регламент комитеты рәисе Андрей Кутепов шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

«Россия Федерациясендә күпбалалы гаиләләрнең хокуклары төп гарантияләре турында»гы законның гамәлдәге редакциясендә гаиләдә өченче бала дөньяга килгән очракта гына компенсация түләү хакында сүз бара. Әмма, сенатор фикеренчә, бу өчтән артык бала тапкан гаиләләрне кимсетә.

Моннан тыш, Кутепов балаларның мәктәптә туклануын, ата-аналарның керемнәре нинди булуга да карамастан, мәҗбүри итәргә тәкъдим итте. Парламентарий шулай ук мәктәп укучылары шәһәр эчендәге һәм шәһәр яны транспортында бушлай йөрергә тиеш дип саный.


 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/04/183883/

фото:pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде