САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Фәйрүзә апаның күңел матурлыгы кул эшләренә күчә

Фәйрүзә апа Мәрданова Чукмарлы авылының хөрмәтле кешеләре Мулланур һәм Мәрьям Вахитовлар гаиләсендә туып үсә.

Мулланур абый сугыш ветераны иде. Үзе дә, тормыш иптәше Мәрьям апа да гомерләрен укытучылыкка багышладылар. Бүгенге көндә аларның икесе дә — бакыйлыкта.

Ә Фәйрүзә апа саннар белән бәйле һөнәрне сайлый. Сәүдә тармагында хезмәт куя, күмәк хуҗалыкта баш бухгалтер, бухгалтер булып эшли. Тормыш иптәше Раиф абый белән фермерлык хуҗалыгы да оештыралар. Әлеге хуҗалык шактый еллар игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә Раиф абый да араларында түгел. Ә лаеклы ялда булган Фәйрүзә апа хәзер дә эшсез тора алмый. Онык һәм оныкчыкларына оекбашлар бәйли, алмаз мозаикасы ысулы белән картиналар чигә. Авыл җыенында ул кул эшләреннән торган күргәзмәсе белән катнашты.

— Чигәргә әле моннан бер-ике ел элек кенә өйрәндем. Чигәргә дә, бәйләргә дә бик яратам. Алар күңелгә тынычлык һәм рәхәтлек бирәләр, — ди Фәйрүзә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев