САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эсселек рекорды көтелә

Якын арада Җир шарында иң эссе ел булачак, дип кисәтә “Фобос” үзәге белгечләре. Бу “һавадан төшкән” хәбәр түгел. Соңгы елларда Җир шары 1,5°С чиген узачак.

Мондый хәл якындагы 5 ел эчендә булырга мөмкин, ди Бөтендөнья метеорология оешмасы галимнәре. Якындагы 5 елда климатның антропоген үзгәрүе дәвам иткәндә, Җир шары 1800 еллар ахырындагы индустриаль дәрәҗәгә кадәр уртача еллык күрсәткечкә җитәргә мөмкин.

Шул ук вакытта галимнәр төркеме белдергәнчә, 2026 ел ахырына дөньяда тарихта иң эссе ел рекорды куелу ихтималы 93 процент тәшкил итә. 2022 елдан 2026 елга кадәр вакыт барлык күзәтүләр чорында иң кызуы булачак. Әлегә 2016 ел иң эссесе санала. 

Әле 2018 елда ук БМОның хисабында, җылыну 1,5 градустан артып китү кешеләр һәм дөнья өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк диелгән иде. Галимнәр сүзләренчә, бу глобаль бусаганы узу дөньяда бер ел дәвамында түгел, ә 20 яки 30 ел дәвамында җылы булачак дигәнне аңлата. 
Быелгы җәйгә килсәк, Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, 2022 елның җәе узган елныкы кебек эссе булмаячак. Әмма артык суыклар да көтмәгез, ди синоптик.

Реклама

Роман әфәнде билгеләп узганча, һава торышы буенча фаразлар ай башында бирелә һәм аннан соң ай дәвамында коррекцияләнә. “Гомумән алганда, һава торышы норма тирәсендә һәм нормадан бераз гына югары булачак”, – ди Роман Вильфанд.
Фаразлар буенча, быел җәй Себер якларында җылы булачак. Ә Үзәк округның төньягында июнь салкынча булыр дип көтелә. Июльдә Россиянең үзәгендә һава температурасы узган елдагыга караганда салкынрак булыр дип фаразлана.

Август аенда Үзәк округның көнбатышында һәм Көньяк округта артык эссе һава торышы көтелә. Идел буенда һәм Уралның көньягында, 2021 ел белән чагыштырганда, салкынрак булачак, дип фаразлары белән бүлешкән синоптик. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X