САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшчәнлек алып бармаучы шәхси эшмәкәрләрне реестрдан алып атачаклар

Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә: 2020 елның, ягъни быелның 1 сентябреннән, “Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 377 санлы (12.11.2019) Федераль закон нигезләмәләре көченә керде.

Әлеге нигезләмәләр салым органнарына эшчәнлек алып бармаучы шәхси эшмәкәрләрне Шәхси эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрыннан алып ташларга мөмкинлек бирә. Бу 15 айдан артык салым отчеты бирмәгән яки патентның гамәлдәге срогы чыкканнан соң 15 ай үткән, салым буенча әҗәтләрен түләмәгән эшмәкәрләргә кагыла.

Салым органының шәхси эшмә кәрне реестрдан алып ату турындагы карары “Вестник государственной регистрации” журналында басыла. Шушында ук эшмәкәрне реестрдан алып ату мәнфәгатьләренә кагылган кредиторлар һәм башка затларның гаризаларын җибәрү тәртипләре һәм сроклары турындагы мәгълүмат та бирелә. Мондый гаризалар теркәүче органга бастырылганнан соң ай дәвамында бир елә а ла . Бу очр акта эшмәкәрне реестрдан алып ату турындагы карар кабул ителми.

Салым органы кар ары белән реестрдан алып атылган физик затлар эшмәкәр булып кабат өч елдан соң гына теркәлә алачаклар. Шуңа күрә, эшчәнлек алып бару ниятегез бар икән, бу хакта салым органына хәбәр итүегез сорала.

Татарстан Республикасында теркәүче салым органы булып Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 18 нче районара инспекциясе санала (420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин урамы, 1 йорт).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев