САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәен Татарстандагы берничә трассада 110 км/сәг тизлек белән йөрергә рөхсәт итәчәкләр

Үзгәрешләр Казан — Яшел Үзән трассасының Идел аша күпер чатыннан соңгы участогында кертелгән инде.

Татарстан трассаларының кайбер участокларында рөхсәт ителгән тизлекне җәй көне 110 км/сәгатькә кадәр арттырачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр. Җиңел автомобильләр өчен тизлек режимы Казан — Яшел Үзән трассасының Идел аша күпер чатыннан соңгы участогында 100 км/сәг кадәр арттырылган инде. ЮХИДИ хезмәте шулай ук, тагын ике участокта рөхсәт ителгән тизлекне 80 км/сәгатькә арттыруны планлаштыра. Үзгәрешләр Мамадыш трактында — Интернациональ урамы киселешеннән Казанга чыгу юлына кадәр булачак. Горький шоссесында да үзгәрешләр көтелә — Залесная урамы № 118 йорттан башлап шәһәрдән чыгуга кадәр тизлек арттырылачак. Тагын өч районда: Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләчедә М7 трассасында максималь рөхсәт ителгән 110 км тизлек белән йөрергә ярый торган участоклар барлыкка киләчәк. Барлык үзгәрешләр 30 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Фото: Татарстан ЮХИДИ

Чыганак: tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев