САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бүген – 10 ноябрь көнне эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен – Полиция көнен билгеләп үтәләр.

Аның тарихы узган гасырларга барып тоташа. Россиядә иң элек җинаятьчелек белән общиналар үзләре көрәшкән. Соңрак Петр беренче бу тармакта реформалар үткәрә. 1721 елда Мәскәүдә полицмейстер канцеляриясе оештырыла. Безнең көннәргә килеп җиткәнче, ул күп төрле үзгәртеп корулар кичерә. Бүгенге көндә ул – төрле җинаятьчел күренешләргә каршы көрәшүче, халыкның иминлеген тәэмин итүче көчле система.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Аларны бәйрәм белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, иң уңганнарга, ветераннарга Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм, гомумән, бүләкләргә, күңелле мизгелләргә бай булды, ветераннарга да зур хөрмәт күрсәтелде. Ул матур җырлар, биюләр белән аралаштырып алып барылды.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – эчке эшләр бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев