САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәүләт Думасы балаларга баллы ризыкларны сатуны тыярга тели

Дәүләт Думасы хөкүмәткә үсеп килүче буынның сәламәтлеген яхшыртырга ярдәм итүче карар тәкъдим иткән. Түрәләре балалар өчен татлы ризыклар сату турындагы тәкъдимне карарга ниятли.

Идарә вәкилләре Русиядә балаларның симерүе проблемасы кискен тора, дип белдерә. Нәкъ менә шуңа күрә Дәүләт Думасында 14 яшькә кадәрге балаларга тәм-томнар сатуны тыярга телиләр. Моннан тыш, түрәләр шоколадлы ризыкларны , татлы газлы эчемлекләр һәм башка продукцияне җитештерүчеләрне, тәмәке эшләнмәләре һәм алкоголь эчемлекләренең аналогларын сатучыларга әлеге карар буенча язулар элергә өнди.
Шулай ук кибетләрдә баллы әйберләр алганда, балаларның яшен документлар, ягъни 14 яшьтә генә бирелә торган паспортларын тикшереп кенә бирергә тәкъдим ителә.

 

Фото:https://pixabay.com | Hans

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев