САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дамир абый “Кабак көне”нә ак кабак үстергән

“Кабакны ел саен утыртам, үзен дә, төшен кулланам”, - ди Сарманда яшәүче Дамир Гарифуллин.

Кабакның үзеннән ул үзенчәлекле ризык әзерләсә, төшен кичләрен телевизор караганда көнбагыш урынына кулланырга ярата икән. Әлбәттә, кабак үзе дә, төше дә бик файдалы. Кабак күрү сәләтен, матдәләр алмашын яхшырта, су-тоз балансын, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген, йокыны нормальләштерә, кан басымын төшерә, эчәклекне чистарта, иммунитетны, тамырларның стеналарын ныгыта, ашказаны кислоталылыгын киметә, энергия бирә, организмнан артык суны чыгара, күзәнәкләрне яңарта. Аның ярдәмендә бавырны һәм үт куыгын чистарталар. Кабак ир-атларның мәни бизе эшчәнлеген дә яхшыртса, хатын-кызларга ул организмның картаю процессын тоткарларга, чәч һәм тырнакларның матурлыгын сакларга да ярдәм итә. Ә менә кабак төшләренең төп файдасы түбәндәгеләр – ул йөрәк һәм аның тамырларын саклый, холестеринны киметә, яман шешне кисәтә, кәефне һәм акыл эшчәнлеген яхшырта, кыскасы, гомерне озайта. 
Сарманда яшәүче Дамир абыйдан - кабактан ризык әзерләү рецепты 
Кабакны телемләп турарга, суган, җиңелчә генә тоз, май һәм тәмләткечләр салып табада кыздырырга, йөзем һәм кара җимеш белән ашарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев