САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чурашта зөбәрҗәт туйлар узды

Кичә – 4 ноябрь көнне Чураш авылы мәдәният йортында зур чара узды.

Чурашлылар, бердәм булып, шушы җирлектә гомер кичерүче, җирлекнең хөрмәтле кешеләре Рафис һәм Вәсимә Талиповларның, Иниль һәм Филия Ишалиннарның бергә гаилә корып яшәүләренең 55 еллыкларын билгеләп үттеләр.
Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы һәм җитәкчелеге исеменнән Россия Пенсия фондының районара клиентлар хезмәте начальнигы, район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне шулай ук Россия пенсионерлар берлегенең район бүлеге җитәкчесе Нурсинә Хәйруллина, Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, якыннары, авылдашлары тәбрикләделәр, алар адресына иң җылы сүзләр әйтелде, иң матур җырлар яңгырады.
Юбилярлар кичәдә гомер юлларының матур мизгелләре, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, яшьләргә киңәшләрен бирделәр.
Юбилярлар турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев