САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чукмарлы авыл җирлеге хат ташучысы ике дистә елдан артык авылдашларын «Сарман»га яздыра

2024 елның беренче яртыеллыгы өчен район һәм республика матбугатына язылу кампаниясе кысаларында алдынгы хат ташучылар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Чираттагы героебыз — Чукмарлы авыл җирлеге почтальоны Вәзирә Сәлахова.

Аның хезмәт юлын почта белән бәйләвенә 21 ел вакыт үтеп киткән. Иң элек ул эшкә бүлекчә начальнигы буларак урнаша. Әлбәттә, шул ук вакытта Вәзирә ханымга хат ташучы вазифаларын да башкарырга туры килә.

— Барлык план үтәлешләрен үзем контрольдә тоттым. Берзаман тормыш иптәшем Хәмитнең әти-әнисе урын өстендә калдылар. Үземнең әнием дә, берүзе калгач, озак еллар безнең белән яшәде. Өлкән, авыру кешеләрне даими карап торырга кирәк бит, шул сәбәпле, үземә йөкләнгән эшләрне бераз киметергә булдым, хат ташучы гына булып калдым, — диде ул.

Вәзирә апа Энҗе белән Хәмзә Фәйзуллиннарның бердәнбер кызлары була. Әтисе күптән бакыйлыкка күчкән, Энҗе апа күптән түгел генә гүр иясе булган. Каенатасы Хөҗҗәт белән каенанасы Мәрзияне дә, хөрмәтләп, соңгы юлга озатканнар.

Сәлаховлар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Илзирә белән Ильмира — бүгенге көндә Зәй һәм Балтач киленнәре. Биш онык та әбиләрен куандырып торалар.

— Безнең белән яшәгәндә, кызлар бөтен авылга газета-журналлар тараттылар. Урамнар күп бит, шактый озыннары да бар. Пенсиясен, түләүләрен, товарларын салгач, сумкада газетага урын да калмый иде. Хәзер бу эшкә оныкларымның өлкәнрәк дигәннәре тотындылар. Дөрес, алар каникуллар вакытында гына почта тараталар. Газеталарга өй номерларын язып бирәм, почта тартмасына кадәр буйлары җитмәсә, мине чакыралар, — диде Вәзирә апа.

Аның турында тулырак язманы район газетасының 15 декабрь саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев