САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чураш авылыннан Камил Садриев та «Үлемсез полк» акциясенә​ кушыла

Бабаебыз - Талипов Нәҗип Талипәхмәт улы сугыш башлангач та фронтка китә. Әсирлеккә эләгә.

Башта концлагерь аша уза.Латвиягә шикәр заводына эшкә җибәрелә.Сакчылар күрмәгәндә, шикәр суыру аны ач үлемнән алып кала. Бабамның 3 яшьтә ятим калып, хезмәт белән үсүе монда да ярдәм итә. Иске Абдул авылыннан Хәким абый белән чабата үреп, аны җирле халыктан икмәккә алыштырып та, җан асрыйлар алар. 1945 елда Кенинсберг һәм Прага шәһәрләре өчен барган хәлиткеч сугышларда катнаша.Соңгы сулышын алган дошман ​ аяусыз була. Бу көннәрнең аяныч вакыйгаларын озак еллар хәтерендә саклый. Бабам сугыштан исән-сау кайта. Гаиләдә 6 бала үсә.Үзләренә белем алу насыйп булмаса да, 3 малай һәм 3 кызларына төпле белем бирәләр, әдәпле, инсафлы итеп үстерәләр. 2001 елның 9 маенда бакыйлыкка күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев