САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Абдулла Алиш әсәрләре буенча рәсем бәйгесе җиңүчеләре

Һәр елның 15 сентябрендә Абдулла Алишны (1908 — 1944) искә алабыз. Шушы уңайдан "Сарман" газетасы балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары арасында А.Алиш иҗаты буенча рәсем конкурс оештырган иде.

Эшләр 14 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр кабул ителде. “Кабак көне”ндә җиңүчеләргә Диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды 
2 - 4 яшьлек балалар арасында җиңүчеләр: Нигъматуллин Шамил (Яңа Әхмәт “Тиктормас” балалар бакчасы), Мөгыйнов Шамил (“Кояшкай” балалар бакчасы. 
5 - 7 яшьлек балалар арасында җиңүчеләр: Фәйзрахманова Динә (Күтәмәл мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме), Хәлиуллина Гөлия (“Сандугач” балалар бакчасы). 
Мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр: Ильясова Инзилә (Сарман урта мәктәбе), Хадия Нуриева (Сарман гимназиясе), Бәдертдинова Әлфиназ (Сарман урта мәктәбе). 
Иске Кәшер балалар бакчасының күмәк эше игътибарга лаек. Алар китап итеп “Сертотмас үрдәк” әкиятен ясаганнар. 
Иң актив һәм иң матур рәсемнәр җибәргәннәре өчен Җәлил бистәсенең 3 нче номерлы “Аленушка” балалар бакчасы бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев