САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел ташу иртәрәк көтелә

Белгечләр быел язгы ташуны апрельнең икенче ункөнлегендә булыр дип фаразлыйлар.

  • 11 март көнне Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында үткәрелгән Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясендә язгы ташуга әзерлек мәсьәләләре каралды.
    Торак пунктлар, социаль объектлар, юллар, күперләр һәм башкаларның иминлеген тәэмин итү - быел да язгы ташу чорында игътибар үзәгендә булырга тиешле мәсьәләләр. Утырышта аларның һәркайсының әзерлеге турында сүз алып барылды, куркыныч объектлар билгеләнде. Киңәшмәдә каралган икенче төп мәсьәлә – янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Кагыйдә буларак, язгы ташулар үтеп, халык бакча эшләренә керешкәч, йорт, корылмалар тирәләрендә, урман һәм агачлыклар яннарында корыган үләннәрне, чүп-чарны яндыру очраклары башлана. Шунлыктан янгынчылар бу чорга алдан ук әзерлек чараларын күрергә тиешләр. Бу мәсьәлә республика комиссиясе утырышыннан соң үткәрелгән район комиссиясе утырышында да күтәрелде. Аның рәисе район Башкарма комитеты җитәкчесе Альфис Мөхәммәтгәрәев бу махсус режим, шулай ук язгы ташу чорына һәрнәрсәнең үз урынында булырга тиешлеген тагын бер кат искәртте. Ташу чорына химик препаратлар, ашлама, орлыкларның күтәртелеп куелган, газ, электр, су белән тәэмин итү һәм башка хезмәтләрнең әзерлек хәлендә булырга тиешлекләренә басым ясады.
    Бүгенге көнгә район язгы ташу чорына әзер. Районда көчле су басуга сәбәпче булырдай куркыныч объектлар юк. Бары тик Иске Имән авылында Минзәлә елгасының тыгылу ихтималы бар.
    - Территорияләрендә сулыклар, плотина булган барлык авыл җирлекләре башлыкларына сулыкларны контрольдә тоту буенча күрсәтмә бирелде, дежурлыклар билгеләнде, - диде бу уңайдан Альфис Мөхәммәтгәрәев.
    Районның чистарту корылмалары да ташу суларын кабул итәргә әзер. Чүплекләр өчен дә куркынычсызлык чаралары күрелгән.
    Утырышта комиссия рәисе янгынга каршы махсус режим чорына хәзерлекне дә тагын бер кат күз уңыннан үткәрү бурычын куйды. Бу чорга да янгынчылар гына түгел, һәркем хәзерлек чараларын күрергә, куркынычсызлык таләпләрен үтәргә бурычлы.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев