САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел район үзәгендә 6 ишегалды төзекләндереләчәк

Быел район үзәгендә “Безнең ишегалды” программасы буенча 6 ишегалды төзекләндереләчәк.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдиновның әйтүенчә, болар – Куйбышев урамындагы үзәк базар тирәсендәге күп катлы йортлар янындагы ике ишегалды, Ленин урамындагы 57 А, 65 нче, “Сельхозтехника” урамындагы 8, 10, 14, 27, 28, 29 нчы йортларның ишегаллары.
Аларның территорияләре асфальтланачак, бордюрлар ясалачак, кер элү, машина кую, келәм кагу урыннары булдырылачак, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылачак. Бу эшләрне башкару өчен барлыгы 23 миллион сум акча каралган.
Кичә Ленин урамындагы планга кертелгән йортларның ишегалларында инде казу эшләре башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев