САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Булат «Тел остасы» дипломына лаек булды

Яр Чаллы шәһәрендә төбәкара яшьләр проекты «Татар егете-2024» бәйгесенең финал этабы узды.

Конкурс Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты, «Шатлык» яшьләр үзәге муниципаль автоном учреждениесе тарафыннан уздырыла. Үз милләтен, халкын яраткан татар егетләре көч сынашты. Әлеге дәрәҗәле конкурста, 1 нче тур җиңүчесе буларак, районыбыз данын яклап, Петровка завод урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ханнанов Булат уңышлы чыгыш ясады һәм «Тел остасы» дипломына лаек булды (җитәкчеләре: Нотфуллина И. Р. , Мөхәммәтдинова Л. Г.). Булатны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз.

Алга таба да яңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев