Бүген – круассан көне
Әлеге тәмнүшкәне пешерү рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Камыр: круассанны катлы камырдан пешерәләр. Аңа чүпрәне салырга да, салмаска да мөмкин. Камыр өчен 500 г он, 20 г свежий чүпрә, 250 мл салкын сөт, 350 г атланмай, 80 г шикәр комы, 2 чәй калагы тоз алабыз.
Онны илибез, 50 граммын калдырып торабыз, сөтнең яртысын шикәр комы һәм тоз белән бутыйбыз. Катнашманы онга салабыз. Вак кисәкләр ясалганчы уабыз. Калган сөттә чүпрәне җебетәбез. Басканда, аз-аз кисәкләп 100 г атланмай өстибез. Майны өстәп бетергәч, калган онны кушабыз, каты камыр басабыз. Аннан тигез шар ясап, өстен каплап, бер сәгатькә суыткычка куябыз. Ул күтәрелергә тиеш. Өстенә баскалап, тагын бер сәгать суыткычта тотабыз. Ике сәгатьтән камырны кырыйларын тарткалап, турыпочмаклы итеп җәябез, уртасын калынрак калдырабыз. Бүлмә температурасындагы майны алабыз, камыр уртасына салабыз, камырның дүрт кыры белән майны каплыйбыз һәм бер сәгатькә суыткычка куябыз. Бер сәгатьтән камырны җөйле ягы белән өстәлгә алып куябыз, калынлыгы бер сантиметрга калганчы өстән аска таба җәябез. Соңыннан камырны өч катлы итеп төрәбез, кабат, калынлыгы бер сантиметрга калганчы, уентыктан уентыкка таба җәябез, бер сәгатькә суыткычка куябыз. Бу процессны бер сәгать элек җәйгән тәртиптә тагын берничә тапкыр кабатлыйбыз. Бүлмә температурасында полиэтилен астында 15-20 минут тотабыз.
Эчлек өчен пекан чикләвеге, көрән шикәр комы, шикәр пудрасы, төелгән дарчин (корица) һәм йомшартылган атланмай алабыз. Эчлекне камыр өстенә җәеп төрәбез һәм газ мичендә пешерәбез. Тәмле булсын!
Рәсем – ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев