САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бу көннәрдә җиһанда алтын көз чалымланды. Пәрәвәзләр очкан "Әбиләр чуагы"н тансыклаган җанга күпме кирәк соң?! +ВИДЕО

Төркемебез кунакларына “Ә сез гөмбә сезонын ачтыгызмы әле?” дигән сораштыру куйган идек.

 96 кеше катнашкан нәтиҗәгә күз салыйк әле. 
18 кеше гөмбә сезонын ачкан икән. Табигатьнең хәзинә - байлыгын танып, күрә белүчеләргә үзгә бер хөрмәт, соклануым бар минем. Андыйлар "Алма пеш, авызыма өзелеп төш", дип көтеп ятмый, булганны бөртекләп җыя да, эшкәртә дә беләләр. 
36 кеше әлегә җитешмәгән. Вакытыгыз бар әле, тозларга да, пешереп суыткычка да куярга да, киптерергә дә өлгерерсез. Теләк кенә кирәк, дуслар. Яңгырлар яуганын 18 кеше көтә булып чыкты. Бүген сез көткән яңгыр явып үтте. Урманга ашыгырга була, җәмәгать. 
Җәйләрен каен, җир җиләкләре белән чиләген мөлдерәткән, кышка мул итеп кайнатма әзерләгән кеше ничек инде гөмбәдән дә буш кул белән кайтсын?! Андыйлар “Гөмбәне яратмыйм, шуңа күрә җыймыйм да” диеп ятмыйлар. Безнең сораштыруда андый 18 кеше булды. 13 кеше кибетләрдән җаны теләгәнен сатып алырга риза икән. 
Әйе, урман, табигать байлыгы һәркемгә җитәрлек. Саф һавасыннан җанга шифа-дәва алсаң, хәзинәсендә барын кинәнеп кулланасың. Тик гөмбәгә баргач, аеруча игътибарлы булырга, гөмбәнең белә торган төрен генә җыярга киңәш итә табиблар. Ялган, агулы гөмбә эләгү, ашарга яраклыларын да дөрес эшкәртмәү, яисә саклау тәртибен бозу-агулануга китерүе ихтимал. Сак булыйк! Әзерләгән ризыклар гаиләбезгә бәрәкәт китерсен, шатлык кына өстәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев