САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Боламык авылында бик күңелле очрашу үтте

Боламыкта Авыл бәйрәме үткәрелде. Аңа, читтә яшәсәләр дә, туып-үскән нигезләрен ташламыйча, кадерләп саклаучы авылдашлар да кайтканнар иде.

Очрашу тантаналы төстә авылдашлар тырышлыгы белән салынган обелиск янында башланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, Мортыштамак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илдар Һадиуллин, элек авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Мәҗит Әхмәтгәрәев Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар, ил-көннәргә иминлек теләделәр. Авыл көненә Сочидан ук отставкадагы генерал-майор Рәшит Заһиров та кайткан иде.

Очрашуда авыл тарихы, аның күренекле кешеләре барланды, сөйләшеп сүзләр бетмәде. Рәхәтләнеп җырладык, биедек. Казанда пешкән пылау, самавыр чәе, күчтәнәчләрдән авыз итү җаннарга да, тәннәргә дә сихәтлек бирде.

Хәбәрне Мортыштамак ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлова җиткерде.

Бу турыда тулырак газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев