САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген районга Татьяна Воропаева килде

ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева районга эшлеклесе сәфәр кылды.

Ул Сарман урта мәктәбендә һәм гимназиядә булды, укучыларны тукландыру мәсьәләләре белән кызыксынды. Татьяна Васильевна ашханәләргә керде, төшке аш әзерләү процедураларын, документлар белән эшләүне тикшерде. Ул, кимчелекләрне атап, үзенең тәкъдимнәрен җиткерде, төгәл эшләү буенча киңәшләрен әйтте. Мондый тикшерүләр районның барлык мәктәп-бакчаларында да үтәчәк.

Районыбыз кунагы гимназиянең туган якны өйрәнү музеенда да булды. Аның бик эчтәлекле, файдалы икәнен билгеләп, фикерләр дәфтәрендә истәлек язуы калдырды.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев