САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген райондашлар татарча диктант яздылар

Бүген райондашларыбыз, бердәм булып, Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясенә кушылдылар – татарча диктант яздылар.

Районның барлык мәктәпләрендә акцияне үткәрү мәйданчыклары эшләде. Теләгәннәр диктантны өйдән торып, онлайн яздылар. Район үзәгендәге Сарман урта мәктәбендә үткәрелгән акциядә укучылар, мәгариф хезмәткәрләре, район җитәкчелеге вәкилләре һәм башкалар катнаштылар. Сораштырулардан күренгәнчә, сарманлылар үз халкыңа ихтирам тәрбияләргә ярдәм итүче, телеңә, мәдәниятеңә мөнәсәбәтеңне күрсәтүче әлеге чарада катнашулары өчен горурлык хисләре кичерделәр, үз-үзләрен тагын бер кат сынап карау мөмкинлеге өчен сөенделәр.
- Быелгы текст узган елгыдагыдан җайлырак сыман тоелды. Ибраһим Газинең “Сыерчыклар” әсәре алынган иде. Ләкин эчтәлеге бик тә гыйбрәтле. Сугышлар кабатланмасын, һәр ана бәхетле булсын, югалту ачыларын кичермәсен, балалар иминлектә үссеннәр. Безгә дә үз туган җиребездә, тынычлыкта яшәргә, үз телебездә сөйләшергә, фикерләргә, үз гореф-гадәтләребезне ихтирам итеп яшәргә насыйп булсын, - диде акциядә катнашучы район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев