САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген районда террорга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

Аны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, социаль өлкәгә караган оешма һәм объектлар җитәкчеләре, мәктәп директорлары чакырулы иде.

  • Беренче көн тәртибе буенча мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров чыгыш ясады. Ул 1 сентябрь – Белем көненә, Республика көненә әзерлек кысаларында белем бирү учреждениеләрендә террорчылыкка каршы күрелә торган профилактик чараларга тукталды. Теманы полиция начальнигы Рамил Халиков дәвам итте. Ул бәйрәмнәр чорында, сайлаулар вакытында район территориясендә җәмәгатьчелек тәртибен саклауны көчәйтү, рейдлар үткәрү хакында сөйләде.
    Сарман районы электр челтәре начальнигы Расих Ялаев үз чыгышында объектларда террорчылыкка каршы күрелүче чараларны яктыртты. Ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Раушан Бадыйковның да чыгышы шул хакта булды.
    Ләке, Яңа Имән авыл җирлекләрендә террорчылыкка каршы башкарылган эш, планлаштырылганнар хакында җирлек башлыклары Лилия Шәрипова, Рөстәм Гәрәев сөйләделәр.
    Соңыннан комиссия рәисе урынбасары - Татарстан республикасы буенча Куркынычсызлык федераль хезмәте идарәсенең Зәй шәһәре бүлеге хезмәткәре Рамил Нәҗмиев чыгыш ясады.
  •  
    Альбина Сабирова язмасы.
  • Илнур Сибгатуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев