САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген район үзәгендә хәрби парад үткәрелде

Бүген район үзәгендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган хәрби парад үткәрелде.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссары Дашгын Гасанов катнашучыларның парадка әзерлеге турында рапорт биргәч, парад башланып та китте. Трибуна һәм халык алдыннан тигез сафлар белән район үзәге мәктәпләре укучылары, аграр көллият студентлары, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм башкалар үттеләр. Шунысы куанычлы, соңгы елларда районда чик сакчылары, һава десанты һәм башка гаскәрләрдә хезмәт итүче ир-егетләребезнең иҗтимагый оешмалары барлыкка килде. Алар, хәрби антларына тугры калып, район тормышында актив катнашалар һәм яшь буынга матур үрнәк күрсәтәләр. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев