САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген - микродулкынлы мичнең туган көне

Микродулкынлы мич серләре. Микродулкынлы мич бүген һәркемдә диярлек бардыр. Аны немец галимнәре уйлап тапкан. Аның максаты - ризыкны тиз арада җылыту.

  • Швейцария, Россия һәм Германиядә үткәрелгән фәнни тикшеренүләр һәм клиник сынауларның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, микродулкынлы мичләр баш миенә, ашкайнату системасына зыянлы икән. СВЧ-мичләрдә әзерләнгән ризыкта кирәкле витаминнар, минераллар һәм файдалы матдәләр юкка чыга. Яшелчәләрдәге минераллар, җылытканда, канцероген матдәләргә әвереләләр. Аннан чыккан ашамлыклар ашказанында, эчәклекләрдә яман шеш барлыкка китерергә мөмкин, еш кулланганда, хәтер начарлана, интеллект түбәнәя, дигән фикер дә бар.
    Шуны исегездән чыгармагыз: микродулкынлы мичтә ашауны җылытканда яисә анда берәр нәрсә пешергәндә, әлеге техниканы чамасын белеп кенә, ягъни бик еш кулланырга ярамый. Әле бит микродулкынлы мичкә генә хас үзенең үзенчәлекләре, кечкенә генә серләре бар:
    - тәмләткечләрне яңарту, хуш исен арттыру өчен, 30 секунд микродулкынлы мичкә куеп алырга кирәк;
    - ипине яңарту өчен, салфеткага төреп, 1 минутка мичкә тыгалар;
    - әстерхан чикләвеге җиңелрәк чистартылсын өчен, сулы савытка салып, 5 минутка мичкә куялар;
    - согы күбрәк сыгылсын өчен, цитруслыларны 2-4 минутка микродулкынлы мичкә куеп алалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев