Хәбәрләр
Бүген Халыкара шырпы көне билгеләп үтелә
.
-
Бу уңайдан бернинди дә бәйрәмнәр, кичәләр оештырылмаса да, аның тарихын искә төшерү урынлы булыр. Рыбинск шәһәрендә хәтта Шырпы музее да бар икән. Анда төрледән-төрле шырпылар, аларның тартмалары урнаштырылган. Мондый музейларның Германиядә, Швециядә, Швейцариядә булганлыгы да билгеле.
Тормышларыбыз заманлашса да, гади шырпы безнең кулланыштан китмәде әле. Ул көчне һәм вакытны экономияләргә ярдәм итә. Шырпыны кабызу өчен, аны күкерткә тидереп, бер сыздырып җибәрү җитә. Борынгы заманнарда ут табу бик җиңелләрдән булмаган бит.
Иң беренче шырпыны 1805 елда Франциядә химик Шапсель уйлап тапкан. Шырпы кабынсын өчен, ул линза яки бер тамчы күкерт кислотасы кулланган. Шуңа күрә андый шырпылар куркыныч саналганнар.
1847 елда галим һәм химик Бетхер без бүгенге көндә дә куллана торган куркынычсыз шырпылар уйлап тапкан. 1851 елда аларны Швециядә җитештерә башлаганнар. Шунысы да мәгълүм: 1848 елда Россиядә 30дан артык шырпы фабрикасы исәпләнгән.
Бүгенге көндә шырпыны төрле максатларда кулланалар. Аннан төрле кул эшләнмәләре ясыйлар, ул санау таякчыклары ролен дә үти, аның ярдәмендә төрле фокуслар да ясыйлар, тешчистарткыч буларак та файдаланалар, хәтта мамык таякчыклары хезмәтен дә башкара һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев