САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген – Бөтендөнья икмәк көне

Тормышыбыз, яшәешебезнең төп ризыгы – икмәккә багышланган көннең календарьдә аерым бер әһәмияткә ия булуы гаҗәп түгел.

Безнең бер көнебез дә икмәктән, ипекәйдән башка үтми. Аны ел саен 16 октябрьдә билгеләп үтәләр. 
Бәйрәм Халыкара пешекчеләр һәм кондитерлар берлеге тәкъдиме белән 2006 елда кабул ителгән. Ә датасы 1945 елның 16 октябрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек программасы булдырылуы уңаеннан билгеләнгән. Икмәкнең урыны – өстәл түрендә. Ул – тормышыбыз чыганагы, элекке елларда гаиләдә байлык, бөтенлек билгесе булган. “Икмәк – һәр нәрсәгә баш”, “Ипи-тоздан башка ашның тәме юк” кебек гыйбарәләрне балачактан ук сеңдерәләр. Икмәкнең берничә мең еллык тарихы бар. Фәнни тикшеренүләргә караганда, беренче икмәк ризыклары сигез мең ел элек барлыкка килгәннәр. Ярма белән судан әзерләнгән көлчәләрне кыздырылган ташларда пешергәннәр. Беренче тапкыр чүпрәле икмәкне Мисырда ясарга өйрәнгәннәр. Шул вакытта ук аны туендыручы итеп, кояшка тиңләгәннәр. Борынгы язуларда икмәк уртасында ноктасы булган түгәрәк формасында бирелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев