САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безнекеләр Халыкара фестивальдә җиңү яуладылар

28 - 30 август көннәрендә Казанда IV «Казан сөлгесе» («Казанское полотенце») Халыкара җыр һәм бию сәнгате фестиваль-бәйгесе үтте.

Анда безнең райондашыбыз Дилүс Гомәров та чыгыш ясады.
- Бу бәйгедә беренче тапкыр катнашуым. Ул Халыклар дуслыгы йортында уздырылды. Фестивальдә 7 илдән, Рәсәйнең төрле почмакларыннан, барлыгы 20 регионнан сәнгать осталары килгән иде, - диде Дилүс Рәис улы.
Екатеринбург, Самара, Оренбург өлкәләрендә дә уңышлы чыгыш ясап, җиңүләргә ирешкән райондашыбыз бу юлы да сынатмый. “Халык җыры (соло)” номинациясендә I премия лауреаты Дипломына ия була.
Әлеге бәйгедә Җәлил бистәсенең икенче санлы урта мәктәбе укучысы Айсылу Хәбибуллина да катнашты һәм шул ук номинациядә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Иске Минзәләбаш мәдәният йортының "Сүнмәс ялкын" фольклор коллективы III премия лауреаты исемен ала. 

Альбина Сабирова язмасы

ФОТО ИЗ:http://vk.com/djalil_novosti?w=wall-94531980_16711 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев