САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Без бергә көчле” проектын кемнәр яклаган?

Тормыштан мәгънә эзләү - фикерли белүче, намуслы һәр кешегә хас сыйфат. Үз тормышындагы мәгънәне һәркайсыбыз үзе табарга тиеш, аны берәү дә әзер килеш китереп бирми.

Әйләнә-тирәңә күз салырга һәм синең ярдәмеңә мохтаҗ булучыларны күрә белергә кирәк. Еш кына аларга йомшак сүз һәм җылы караш та җитә. Җир йөзендә бер генә тапкыр булса да риясыз рәвештә вакытын, җан җылысын, елмаюын, белемен, физик көчен башка берәү белән уртаклашмаган кеше юктыр. Сарман мәктәбендә оешкан “Бергә без көчле” иреклеләр (доброволецлар) отряды - әнә шундыйлардан. 
Әлеге отрядка кергән укучылар ел дәвамында мәктәп, район һәм республикакүләм акцияләрдә катнашып килгәннәр, өлкәннәргә, сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм иткәннәр. Укучыларга, Россиядә иреклеләр эшчәнлеге үсешенә ярдәм итү максатыннан, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, “Балаларга һәм яшьләргә патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү Россия үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе, “Россия балалар-яшүсмерләр үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе һәм волонтерлар үзәкләре ассоциациясенең иреклеләр россиякүләм форумында катнашу мөмкинлеге бирелде. 27 сеннән 29 сентябрьгә кадәр алар үзләренең проектларын Казан шәһәренең “Регина” сәламәтләндерү комплексында «Доброволец России – 2018» бәйгесендә якладылар. 
Әлеге форум кысаларында, “Татарстан Республикасында иреклеләр хәрәкәтен үстерү һәм ярдәм итү” темасына төрле мастер - класслар, мәгариф мәйданчыклары эшләгән. Иреклеләрнең практик тәҗрибәләре тыңланган, төрле районнардан килгән укучыларның чыгышлары бәяләнгән. 
Район данын мәктәпнең 10 сыйныф укучылары Радик Хөснуллин һәм Эльвира Валиева яклаган. Алар “Без бергә көчле” проектын хөкемдарларга тәкъдим иткәннәр һәм уңышлы чыгыш ясаганнары өчен, сертификат белән бүләкләнгәннәр. 
- Безнең өчен беренче урында актив тормыш позициясе һәм кешеләргә ярдәм итү теләге тора. Әмма иң мөһиме шунда: без әлеге форумда үзебезгә дуслар, фикердәшләр таптык. Алга таба да эшчәнлекне туктатмаячакбыз, - диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев