Беренче сентябрь – Белем көне генә түгел
Бүген – бәйрәмнәр бәйләме, дип әйтергә дә мөмкин.
1 сентябрь, көзнең беренче көне – Белем бәйрәме генә түгел, көзнең туган көне дә. Бу көнне көзге темага күргәзмәләр һәм фестивальләр, рәсем конкурслары һәм башка кызыклы чаралар үткәрәләр.
1 сентябрь шулай ук – Халыкара хатлар язу көне дә. Инде кәгазь хатларны күптән язмасак та, бүген – бу гадәтне искә төшерү өчен иң кулай көн. Кайберәүләрнең архивларында яшьлек яме, кадерле кешеләрегезнең кул җылысы калган андый хатлар әле дә сакланадыр, мөгаен.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев