САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белгечләр Татарстанда әбиләр чуагы башлану вакытын фаразлады

Әбиләр чуагы берничә көннән алып, бер айга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Киләсе атнада һава торышы бераз бозылып алганнан соң, Татарстан башкаласында әбиләр чуагы башланырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүма агентлыгына профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Әбиләр чуагы көз көне антициклон, кояшлы һава торышы һәм уртача тәүлеклек температурасы 15 градустан җылы булганда килә. Ул һава торышы бозылудан соң, уртача тәүлеклек температурасы янә күтәрелгәндә, була. Киләсе атна уртасында Казанда әбиләр чуагының барлыкка килү билгеләре бар», — диде ул.

Юрий Переведенцев шулай ук әбиләр чуагының һәрвакыт төрлечә — ике көннән бер айга кадәр дәвам итүен хәбәр итте. Кайбер елларда ул бөтенләй булмый. 

ЧЫГАНАК: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/18-09-2020/belgechl-r-kazanda-bil-r-chuagy-bashlanu-vakytyn-farazlady-5772567

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев