САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар музейда кунакта

2021-Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында безнең музейда халыклар дуслыгына, аларның милли традицияләренә, туган телебезне үстерүгә юнәлтелгән чаралар еш үткәрелә.

Мәктәп яны лагерьларына йөрүче укучылар белән июнь ае дәвамында шушы юнәлештә эш алып барылды. Халкыбызның милли йолаларын, борынгы тукучылык һөнәрен яңартуга нигезләнгән “Тәгәри китте йомгагым”, Бөек Ватан сугышы тарихын тирәнтен өйрәнүне максат итеп куйган “Батырлар эзеннән” дип исемләнгән интерактив чаралар, викториналар, музей заллары буенча экскурсияләр үсеп килүче яшь буын өчен бик файдалы булды. Аларда укучылар кирәкле, кызыклы шактый күп мәгълүмат алдылар; белемнәрен практик яткан да ныгыттылар. Үз куллары белән тукылган әйберләр, туку станында эшләп карау, солдат тормышында кайнау аларга бик ошады.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X